Фаҗигаләр
Татарстанда яман чирдән әти-әнисе хастаханәдә дәвалануын теләмәгән үсмер үлгән
Әлеге малайның әти-әнисе озак вакыт баланы хастаханәгә салуга каршы килгән.
Вакыйгаларның башы апрель аена барып тоташа. Баланың үпкәсендә яман шеш булуы ачыклана. Әти-әнисе дәвалануга каршы булганлыктан, Республика балалар клиник хастаханәсе Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Тиешле органнар авыруның әти-әнисе белән даими рәвештә очраша, дәвалануның мөһимлеген аңлатырга тырыша. Күпмедер вакыт узгач аларны күндереп була. Әмма эш узган була инде - баланың гомерен саклап кала алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса