Ир белән хатынның үле гәүдәләренә тап булу факты буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган.
Бу хәл кичә кич Тукай районының Нефтебаза бистәсендә була. Бер йортта 1961 елгы хатын-кызның һәм 1959 елгы ир-атның үле гәүдәләре табыла. Вакыйга булган урынны тикшергәндә ирнең мәете янында вак калибрлы винтовка табыла. Фаразлар буенча, башта ир хатынының чигәсенә аткан, аннары үзе авызына атып үлгән. Тикшерү бара.