Татарстанда балыкчы батып үлгән
Фаҗига кичә булган: көндезге сәгать 3ләр тирәсендә балыкчының гәүдәсен судан чыгарганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ике ир-ат дачада ял иткән һәм Октябрьский бистәсе каршындагы утрауда балык тотарга булганнар. Аларны сәгать 11дә көймә белән утрауга илтеп куялар һәм 4тә кире килеп алырга ышандыралар.
Балык эләкмәгәч, балыкчыларның берсе - Яшел Үзән районы Нурлат авылында яшәгән 54 яшьлек ир-ат бер утраудан икенчесенә йөзеп, көймәне алып килмәкче була. Әмма кире әйләнеп килә алмый. Иптәше әйтүенчә, утрауга йөзәр алдыннан ул исерткеч эчемлек тә эчкән була.
Фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа