Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Татарстанда 9 яшьлек бала батып үлгән

Кичә Тукай районы Калинино авылы буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән.

Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып хәбәр иткән. Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган.

"Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм, каушап, чәбәләнә башлаган. Башка балалар өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга йөгергән. Тиз арада килеп җиткән ир-атлар малайны эзләгән, ләкин буаның суын җибәргәч кенә аны таба алганнар. Әмма инде соң булган", - дип сөйләде Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы мәгълүмат үзәге хезмәткәре.
Быел Татарстанда су коены сезоны башланганнан бирле, ягъни 1 июньнән соң 16 яшькә җитмәгән 7 бала батып үлгән.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса