Самолет хуҗасы - бизнесмен Роджер Агнеллиның бортта булу-булмавы әлегә ачыкланмаган.
Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә җиңел моторлы пассажир самолеты торак кварталдагы өч катлы йортка егылып төшкән. Борттагы бөтен кеше дә үлгән.
Моннан тыш йортта яшәүче бер хатын-кызның да җәрәхәт алуы турында әйтелә. Һәлакәт корбаннары - җиде кеше. Аларның өчесе - хатын-кыз, дүртесе ир-ат булган. Беренчел фаразлар буенча һәлакәт пилотның ялгышлыгы аркасында килеп чыккан. Ул самолет белән төшеп утырырга җыенганда идарәне югалткан. Шуның аркасында очкыч җиргә егылып төшкән: гараж һәм йортка зыян китергән.
Самолет хуҗасы - бизнесмен Роджер Агнеллиның бортта булу-булмавы әлегә ачыкланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+