Табигать кочагында ял итү фаҗигале тәмамланган
10 кешелек компания Агыйдел буена ал итәргә чыккан булган.
32 яшьлек ир-ат бераз салып алгач, үзен агрессив тота башлый, башкаларга бәйләнергә тотына. 51 яшьлек ир-ат аңа кисәтү ясый. Шуннан сугыш башлана. Кул сугышы нәтиҗәсендә икесе дә бер мәлгә аңнарын югалтып егыла. Өлкәнрәге аңга килә, икенчесенә ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга туры килә. Берничә көннән 4 һәм 2 яшьлек балалар әтисе - 32 яшьлек ир-ат шифаханәдә үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia