Реклама
Бу коточкыч фаҗига бүген төнлә булган.
Казан янындагы Константиновка бистәсендә 11 үсмер туган көн билгеләп үтү өчен арендага шәхси йорт алып тора. Хәмер кулланып кәеф-сафа корганда дусларның берсе кулына пычак ала да икенчесенә кадый. Яра куркыныч булып чыга. Иптәшләренең каны күп ага башлагач, үсмерләр медицина хезмәткәрләрен үзләре чакырта. Әмма үсмергә ярдәм кирәк булмый - аның гомере өзелә. Полиция килгәндә яшьләр шулкадәр исерек булалар ки, аякларында көчкә басып торалар, кайберләре хәтта нәрсә булганын да аңламый калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+