Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Шофер һәм пассажирның да гомере өзелгән

Куркынычсызлык каешын эләктерелмәү аркасында юл-транспорт вакыйналарында гомерләре белән хушлашучылар һәм имгәнүчеләр саны арта төшкән.

Мисал өчен, 16 июньдә Казан-Ульяновск трассасында 25 яшьлек шофер "Лада-Приора"сы белән кюветка төшә. Шофер үзе дә, 20 яшьлек кыз да алган имгәнүләрдән урында ук һәлак була. Аларның икесе дә каешларын эләктермәгән. 17 яшьлек кызны больницага озаталар.

Әлмәттә дә "Лада-Калина" шоферы - 25 яшьлек егет куркынычсыз булган тизлекне сайламый һәм каршы яктагы юлга барып төшеп гаражга килеп бәрелә. Каешын эләктермәгән 32 яшьлек ханым урында ук үлә. Ел башыннан республикада шундый 79 меңгә якын кагыйдәне сакламау ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса