Шифаханәнең дүртенче катыннан сикергән
Кичә урамнан узучылар кичке сәгать 10да шифаханә бинасы янында ятучы хатын-кызга тап булганнар.
Яр Чаллының 5 нче шифаханәсе янында табылган үле хатын-кыз 44 яшьлек Наталья булып чыга. Ул бер тәүлек алдан гына әлеге медицина учреждениесенең казналык-бит хирургиясенә дәвалануга кергән булган. Ханым һөнәре буенча хисапчы булган, бер ай элек эшеннән киткән. Аны дүртенче каттан сикерергә мәҗбүр иткән сәбәпләр әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа