Полициягә пычак күтәргән пенсионерны психиатрия стационарына җибәргәннәр
76 яшьлек пенсионерга карата суд әнә шундый карар чыгарган.
Менделеевск суды полиция хезмәткәренә пычак белән суккан абзыйны мәҗбүри дәвалануга җибәргән. Пенсионер 5 июньдә исерек хәлендә туганнары арасында ызгыш-талаш китереп чыгарган һәм аларны үтерү белән янаган. Әлеге урынга килгән полиция һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре исерек пенсионерны тынычландырырга тырышканнар. Әмма ул кәҗәләнеп, кул таягы һәм пычак белән кизәнергә тотынган. Пычак белән полициягә сугып, кулын яралаган. Ачыкланганча, пенсионер катнаш генез белән интегә икән. Ул пычак күтәргән вакытта нәрсә эшләгәнен аңламаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа