Пляжда шәрә ир-атка тап булганнар
Бүген пляжда иртәнге сәгать 8 ләр тирәсендә шәрә ир-ат табылган.
Чаллыда Кама елгасы ярында табылган әлеге ир-ат тулысы белән чишенгән, бите белән аска карап яткан. Пляжга чакыртылган ашыгыч медицина ярдәме аның үлгән булуын әйтә. Әлеге 40 яшьлек ир-ат ГДНда исәптә торган. Ул анда дәвалану узып, кичә генә өенә кайткан һәм наркотик матдәләр кулланган. Аның наркотик матдәләр кулланганнан соң һәрвакыт шәрә калып чишенә торган гадәте булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа