Пиротехника аркасында әлмәтле зыян күргән
28 декабрь көнне үзәк район хастаханәсенә 29 яшьлек ир-атны алып киләләр.
Яңа Кәшер авылы кешесе пиротехника белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә кулларын пешерә. Шундый очрак башка шәһәрләрдә дә теркәлә башлаган. Яр Чаллыда 19 яшьлек егет уң кулының 2 һәм 4 нче бармаклары өзгәләнгән яра белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Ул петарда белән эш иткән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа