Фаҗигаләр

Пенсионер ханым корбан булган

65 яшьлек пенсионер ханым полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Аңа телефонга шалтыратып, "МММ" финанс пирамидасыннан зыян күрүчеләргә компенсация бирүче фирма администраторы борчуын әйткәннәр. Сөйләшү барышында казанлыга аның да зыян күрүче буларак мәгълүматлар базасында булуы, хәзер аңа алдан керткән акчаларына процентлар тиешлеге, әлеге акчаның күп булуы сәбәпле, аннан салым да тотылырга тиешлеген әйткәннәр. Бу сүзләр пенсионерда бернинди дә шик тудырмаган. Ул Авиастроительный районы территориясендәге якындагы банкка барып, телефоннан әйтелгән банк картасына 109 мең сумнан артык акча күчергән. Кырыгалдарлар корбаны булганлыгын ханым соңныннан гына аңлаган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Пенсионер ханым корбан булган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр