Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Паралич суккан ир-атны янгыннан коткардылар

Герцен урамындагы 82 нче йортта яшәүчеләр 7 нче каттагы тәрәзәдән чыккан төтенне күреп, борчуга кала.

Әлеге фатирда паралич суккан ир-ат яшәгән була. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм фатирга тимер ишектән кереп булмавын әйтеп, автобаскыч белән тәрәзәдән керергә була. Алар анда урын өстендә яткан, сөйләшә алмаучы ир-атка тап булалар. Плитәдә исә кәстрүл барлыгы ачыклана. Абзыйны карап, тәрбияләп торучы кеше аны сүндерергә онытып киткән була. Озакламый ул хатын үзе дә килеп җитә. Ашыгыч ярдәм ир-атның хәле тотрыклы булуын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса