Фаҗигаләр
Оныгы качкан, әбисе өйдә янып үлгән
Кичә Ленин урамында янгын чыга.
Аксубай районының Урмандеево авылында Ленин урамындагы шәхси йортка янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт эче һәм түбә ялкынланып яна. Күршеләре йорт эчендә 74 яшьлек хатын-кызның булуын әйтә, ә аның инвалид, махсус мәктәпктә укучы 15 яшьлеге оныгы үзе чыга. Йорт эченнән пенсионерның үле гәүдәсе табыла. Ул токсик матдәләр белән агуланып үлгән дип фаразлана. Малайның әтисе сөйләвенчә, бу көнне алар хатыны белән күрше Тахтала авылында эштә булалар. Өйдә аның хатынының әнисе һәм улы кала. Малайның аңлатуыннан аның шкафта шырпы белән уйнаганлыгы, аннан әйберләргә ут кабуы билгеле була. Янгыннан куркып ул сарайга йөгереп чыга һәм шунда кача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса