Очып чыккан тәгәрмәч малайны үтергән
Авыр йөк машинасыннан очып чыккан тәгәрмәч аркасында шактый кешегә зыян килә, ә бер малай хәтта үлә.
Бу хәл Башкортстанның Туймазы районында була. Тәгәрмәч башта Chevrolet Cruze машинасына бәрелә, ә аннан юл кырыеннан барган малайга һәм аның әтисенә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән малай шунда ук җан бирә. Әти кешене сырхауханәгә алып китәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia