Минзәләдә ир-атны багажникка салып, машинасында елгага батырганнар
Таныш хатын-кызны үпкәләткән ир-атны ике кансыз адәм башта кыйнаган, аннары KIA Rio машинасының багажнигына салып, елгага батырганнар.
Аларны полиция тоткарлаган инде.
Минзәлә районында Ык елгасыннан ир-атның гәүдәсен балыкчы тапкан. Ул июнь башларында югалган 59 яшьлек Минзәлә кешесе булып чыккан. Аның башында берничә ярага тап булганнар,Тикшерү комитеты "үтерү" маддәсе буенча эш кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа