Мәгънәсез ызгыш кыз баланың гомерен өзгән
Хәзерге бала-чагаларны кирәгеннән артык иркәләп, күпне рөхсәт итеп үстерү аркасында алар "юк" сүзен бик авыр кичерә яисә бөтенләй кабул итә алмый.
Балаларның көннәр буе интернет челтәреннән аерыла алмавы, кәрәзле телефоннарга көчле бәйлелеге ата-аналарда бик еш канәгатьсезлек тудыра.
Менә бу юлы Чаллы шәһәренең бер фатирында нәкъ шул мәсьәлә буенча ана белән 13 яшьлек кыз арасында ызгыш килеп чыккан. Ана кеше кызының юкка вакыт үткәреп утыруын теләмичә, телефонын тартып алган һәм дәресләрен карарга кушкан.
Берничә сәгатькә телефон белән аерылышуны кичерә алмаган кыз тәрәзәдән сикергән. Аның гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа