Машинасының сигнализация брелогына яшен бәреп бер егет үлгән
4 август табигатькә ял итәргә чыккан Әхмәдиевләр гаиләсе өчен аяныч тәмамлана.
Башкортстанның Дәүләкән районында яшенле яңгыр астында калган гаилә агач астына качарга була. Кинәт 26 яшьлек Илнур исемле егеткә яшен суга һәм ул урында ук үлә. Калганнар зыян күрми.
Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, яшен егетнең кулындагы машина сигнализациясе брелогына китереп бәрә. Урында аның кыйпылчыклары табылган.
МЧС яшен вакытында су янында булмаска һәм агач асларына качмаска киңәш итә. Алар яшенне үзләренә "тартучы", электр уздыручылар булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia