Әлмәттә янгын кеше гомерен өзде
Төхфәтуллин урамындагы шәхси йортта чыккан янгын аянычлы тәмамланган.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортны әйләндереп алган булган. Янгын мәйданы 15 квадрат метр мәйдан тәшкил итә. Йортта 64 яшьлек ир-ат гәүдәсе табыла. Янгын хуҗаның хәмер кулланган хәлендә ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа