Әлмәттә кеше үтерүдә гаеплене кулга алдылар
Әлмәт шәһәр прокуратурасы кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатуның законлылыгын тикшерде һәм нигезле дип тапты.
22 мартта Ленин урамындагы 18 нче йортның бер фатирында гражданка В.ның мәетенә тап булалар. Аның кабыргалары сынган, башында җәрәхәтләр була. Әлеге җинаятьне кылуда шикле дип табылып әлмәтле гражданин А. тоткарланган. Хәзерге вакытта ул сак астына алынган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа