Әлмәтнең Герцен урамында урнашкан бер йорт фатирында газ шартлаган.
Моның турындагы хәбәр Әлмәт социаль челтәрләрендә пәйда булган. "Бер фатирда газ шартлады, янгын булмады диярлек, янгын сүндерүчеләр бик тиз җавап бирде", - дип яза социаль челтәрдәге төркем катнашучысы.
Янгын чыгу турында хәбәр 12 сәгать 22 минутта барып ирешә. Янгын 10 минут эчендә сүндерелә, янган урынның мәйданы - 2 квадрат метр, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.