Әлмәттә бер әрмән икенчесен үтергән
Әрмәнстаннан килгән ике кеше арасында ызгыш чыккан.
Чит кеше фатирында яшәүче бу икәү кәрт уйнап утыра торган булганнар. Шунда олырак яшьтәгесе 22 яшьлек егетне сүгенмәскә чакырган. Тегесе тыңламагач, 31 яшьлек А. Додорян аның күкрәгенә берничә тапкыр пычак, кайчы белән кадаган. Зыян күрүче егет шунда ук үлгән, дип хәбәр итә KZNLIVE.
А. Додорянны полиция хезмәткәрләре кулга алган. Җинаять урыныннан 3 пычак, 3 кайчы һәм канга баткан уен кәртләре табып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа