Әлмәттә автобус шоферы атылган
«АПОПАТ» та шофер булып эшләүче 54 яшьлек ир үз-үзенә кул салган.
Беркем дә өйдә булмаганда газ пистолетыннан атылган. Хезмәттәше аның соңгы вакытта кәефсез йөрүен әйткән. Нәрсә булды дип сорауга ул, бар да әйбәт, дип җавап бирә торган булган. Ирнең гәүдәсен 15 октябрьдә кичке сигез тулганда үз фатирында тапканнар. Ир теркәлмәгән «ИЖ-79-8» пистолетын 8 мм калибрлы чын патроннар белән атуга көйләгән булган. Суицид факты буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia