Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәттә 4 кеше батып үлгән

Ел башыннан Әлмәт районы сулыкларында барлыгы 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шуларның өчесе 23 июнь көнне була. Рус Акташы янындагы Зәй елгасына әтисе белән улы төшеп китәләр. Аларны бер тәүлек узгач кына табып алалар. Шулай ук, Әлмәтнең ЮХИДИ артындагы сулыкта бер ирнең гәүдәсе табыла. Ә яз көне Мактамада бер ир инешкә килеп төшеп, тончыгып үлгән иде.

Әлеге аянычлы хәбәрләрдән соң Әлмәт сулыкларын аерым контрольгә алдылар.

Әлмәт районында барлыгы 67 сулык теркәлгән. Әлеге сулыкларны коткару отрядлары көн дә тикшереп йөриячәк. Ярамаган урында су коенган, спиртлы эчемлекләр кулланган әлмәтлеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Бүген Әлмәттә техник яктан барлык таләпләргә туры килә торган ике сулык кына бар: Зәңгәр күл һәм Кичүчат сусаклагычы. Әмма әлегә аларда су сыйфаты начар, су коену рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса