Әлмәтле туган тиешле әбине үтергән
Полицейскийлар 54 яшьлек әлмәтлене тоттылар.
Ринат Мингазов үзенә туган тиешле әбине үтерүдә гаепләнә. Бу хәл быел 24 ноябрьдә була. Тукай проспектындагы 22 нче йортта 83 яшьлек Марлиза Мингазованың үле гәүдәсенә тап булалар. Мәетне караганда аның баш чүмечендә һәм чигәсендә яралар булуы ачыклана. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа