Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәтле Түбән Мактама кешесен үтерүдә гаепләнә

Әлмәт шәһәр прокуратурасы тикшерүче тарафыннан "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылуның законлылыгын тикшерде.

Тикшерү ачыклаганча, 2016 елның 26 ноябрендә Түбән Мактаманың Садовая урамы, 19 нчы йортның бер фатирында 1971 елгы Ш. ның мәете табыла. Ул тән җәрәхәтләре алудан һәм муен тирәсендәге пычак ярасыннан үлгән була. Моның нигезендә җинаять эше кузгатыла. Әлеге җинаятьне кылуда гаепле буларак 43 яшьлек әлмәтле Ю. кулга алына. Ул сак астына алынган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса