Әлмәтле кунагын пычак белән кадап үтергән
37 яшьлек ирне 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Бу фаҗига әле март аенда ук булган иде. Ике дус кәеф-сафа корып утыргач, фатир хуҗасы дустын өенә кайтарга кыстый башлый. Әмма моңа кунак ачу белән җавап бирә һәм дустына пычак белән кадый. Ир шунда ук җан бирә. Хәзер ваемсыз кунак хөкем карары көтә. Аңардан 1 миллион сум күләмендә акча да түләттермәкчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа