Әлмәткә килгән яшьләргә тукмаклар ник кирәк булган?
Әлмәтнең ЮХИДИ экипажының игътибарын Бигәш урамында яшьләр компаниясе булган ВАЗ-2109 машинасы җәлеп итә.
Туктарга кушылган ишарәгә шофер, киресенчә, тизлеген арттыра. Куудан качып барганда шофер идарә итүне югалта һәм машина кюветка төшә. Документларны тикшергәндә, руль артында 26 яшьлек Азнакай егете утырганлыгы ачыклана. Ул Әлмәткә дуслары белән төнге клубка килгән булып чыккан. Машинаны танышы биреп торган. Ә таныклыгы, имеш, өйдә онытылып калган. Моннан тыш машинаны тикшергәндә полиция хезмәткәрләре багажниктан кулдан ясалган 11 тимер һәм агач бейсбол тукмаклар һәм пәке таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia