Күрше районда ике кеше янып үлгән
Фаҗига Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында булган.
Кирпеч белән тышланган агач өйнең януы турында коткару хезмәтенә төнге сәгать 3 тулып киткәч хәбәр ителә. Янгын сүндерелгәч, 76 яшьлек хатын-кыз белән 79 яшьлек йорт хуҗасының үле гәүдәсе табыла.
Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа