Машинада балалар да булган. Аларның хәле турында хәбәр ителми.
Күрше районда ат бәрдергәннәр: машина йөртүче авыр хәлдә
Аксубай районында юлга ат йөгереп чыгу аркасында транспорт һәлакәте булган.
Вакыйганы күреп калучылар хәбәр итүенчә, каршыга килүче машинаның ут яктысы күзен чагылдыру сәбәпле машина йөртүче юлга чыккан атны күрми калган. Машинаның түбәсенә нык зыян килгән, дип "Заря" - район мәгълүмат чыганагы. Машина йөртүче кома халәтендә Казан хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа