Кранда эшләүченең гомере өзелгән
Төзелеш мәйданчыгында 55 яшьлек эшченең үле гәүдәсенә тап булалар.
Ул биек башнялы краннан егылып төшә һәм рельсларга башы белән бәрелү нәтиҗәсендә үлә.
Бу хәл Лениногорскиның Садриев урамындагы төзелеш территориясендә була. «Төзелеш эшләре башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләренең бозылуы аркасында саксызлык буенча кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Егылып төшү сәбәпләрен ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia