Коточкыч җинаятьне кылучылар 38 ел утырачак
ТР Югары судында кеше үтерүче һәм талаучыларга карата җинаять эшен карау дәвам итә.
Дәүләт гаепләүчесе коточкыч җинаятьне кылучыларны - Үзбәкстан гражданнары Инам Махкамов белән Игорь Сусановны 19 ар елга хөкем итәргә тәкъдим итә. Аларны 15 елдан соң кулга алалар.
Бу фаҗигале хәл уналты ел элек Казанда була. Үзбәкстанның Коканд шәһәреннән килгән өч ир (берсе хәзерге вакытта мәрхүм) республика тире-венерология авырулары хастаханәсенең баш табибы яшәгән йортка үтеп керәләр дә, ирдән матди кыйммәтләрен бирүен таләп итә башлыйлар. Әмма хуҗа моны эшләүдән баш тарта. Аны каты кыйнап, бәйләп ванна бүлмәсенә биклиләр. Аннары аның үзен үтерәләр, ике улын һәм хатынын буып үтерәләр. Хатынын үтергәнгә кадәр көчлиләр дә әле.
Җинаятьчеләр йорттан барлыгы 39 мең сумлык әйбер: акча, кесә телефоны, кышкы бүрек һәм алтын әйберләр алып чыга. Эзләрен яшерү өчен йортка ут төртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа