Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Кое чистартканда агуланган

Һөнәрләрнең күпчелеге сәламәтлек өчен бик куркыныч булып санала.

Эш вакытында гомере өзелгән эшчеләрнең саны байтак. Кичә Казан шәһәрендә ике эшче чиратлап кое чистарткан. Беренче булып коега саклагыч битлек киеп 55 яшьлек ир-ат төшкән.Тик бер мизгелдә аның хәле начарайган. Моны сизеп алган дусты тиз арада ярдәмгә төшкән һәм аны өстерәп чыгарган. Саф һавага чыккач иптәшен коткарырга төшкән 36 яшьлек ир-ат аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче дөнья белән хушлашкан. Ул иптәшенә ярдәм итәргә ашыгып, саклагыч битлеген кияргә оныткан һәм коеда күкертле водород белән агуланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса