Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Кичә балконда бер ай элек үлгән ир-ат гәүдәсе тапканнар

Судмедэкспертиза Яр Чаллының 17 нче комплексындагы йорт балконында табылган ир-атның айдан артык элек үлгән булуын әйткән.

Гәүдәне үлүченең кыз туганы тапкан. Ир-ат башына ау мылтыгыннан атып, үз-үзенә кул салган. Мылтык йөртергә рөхсәтне ул 2015 елда алган булган. Гәүдә янында кыз туганының телефон номеры күрсәтелгән кәгазь дә булган. Беркайда да эшләмәүче чаллылыны бу адымга нәрсә этәргән, әлегә бу билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса