Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Казан зиратында 100 кабер ташын мыскыл иткәннәр [+ВИДЕО]

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе "Промышленный" полиция бүлегенең дежур частена Яңа Татар бистәсе зираты администрациясеннән 100ләп кабер ташын җимерү турында хәбәр килгән.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем һәм тышкы хезмәтләр экипажлары җибәрелгән.

Хәзер бу факт буенча РФ ҖК 244 маддәсенең 2 нче часте ("Мәрхүмнәрне һәм алар җирләнгән урынны мыскыллау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне ачу һәм гаепле затларны тоткарлау буенча чаралар үткәрә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров моның коточкыч хәл булуын билгеләп узып: "Монда хәтта сүзләр табуы кыен. Бары тик гаепләү, ачу сүзләрен генә җиткереп була", - дип белдерде һәм моның бик зур гөнаһ булуын ассызыклады. "Элек мондый вандаллык күренешләре юк иде", - дип белдерде Рөстәм хәзрәт.
Әл-Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев Ислам динендә мәетләрнең ташларын алу гөнаһ саналуын билгеләп узды. "Таш җимерелгән, таушалган булса, аны алмаштыру, тәртипкә китерү - икенче мәсьәлә. Ә бу очракта мәетләрдән көлү булып санала", - диде ул.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса