Реклама
68 яшьлек пенсионер картлар йортында 64 яшьлек танышының гомерен өзгән. Аны 5 елга каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү шарты белән ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Әлеге вакыйга узган ел сентябрь аенда Чистайда була. Хокук саклау органнары фаразлавы буенча, зыян күрүче холыксыз булган, озак вакытлар башкаларны кимсеткән һәм аларны кыйнарга маташкан. Әлеге вакыйга буласы көнне ул чираттагы тапкыр үзен холыксыз тоткан. Ул бәдрәфкә кергәч, аның артыннан 68 яшьлек пенсионер керә һәм дебоширга пычак белән кадый. Аннан соң бу хакта шәфкать туташына хәбәр итә. Зыян күрүче табиблар килгәнче үлә. 68 яшьлек ир-ат гаебен таный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+