Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Исмәгыйлевне 15 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

34 яшьлек Рәфыйк Исмәгыйлев үзенең 49 яшьлек өйдәше фатирында исерек хәлендә була.

Казанда булган бу фаҗига аянычлы тәмамлана - Исмәгыйлев кинәттән килеп чыккан бәхәс вакытында ханымның башына һәм башка җирләренә чүкеч белән 50 тапкыр суга. Аннан соң ул кулына пычак алып өйдәшенең башына һәм муенына күп тапкырлар кадый. Ханым урында ук үлә. Суд Исмәгыйлевне 15 елга ирегеннән мәхрүм итә. Җинаятьче җәзаны каты режимдагы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса