Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Ишегалды җыештыручы ханым фильм караган өчен өйдәшен үтергән

34 яшьлек ишегалды җыештыручы өйдәшен үсмер улы алдында үтерә.

Яр Чаллыда яшәүче әлеге ханым һәм язылышмыйча гына торучы 30 яшьлек ир-ат арасында кичә кичен бәхәс куба. Хатын кухня пычагы белән аңа ташлана һәм муенына ике тапкыр кадый. Ир егылгач ул ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция чакыра. Табиблар килгәндә ир-ат үлгән була инде. Алар икесе дә ЗЯБ бистәсендә ишегалды җыештыручы булып эшләгән. Ир Үзбәкстаннан килгән кеше. Танышлары әйтүенчә, ул "салгаларга" яраткан. Фаҗига буласы көнне дә ул "төшерү" сәбәпле эшкә чыкмаган. Хатынга башта үз участогында, аннан өйдәше территориясендә кар көрәргә туры килгән. Хатын өйгә кайтканда, ул порнофильм карап утыра торган булган. Хатынны менә шул чыгырыннан чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса