Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Исерек ир кибеттә 2 яшьлек баланы җәрәхәтләгән [+ВИДЕО]

Инцидент Мәскәүнең Бибирево районында урнашкан "Пятерочка" кибетендә була.

Исерек ир-ат кибетнең сакчысы белән сугышмакчы була: өстәлләрне аудара, йодрык белән кизәнә. Аннан тимер кәрзинне алып, бар көченә сакчы ягына ыргыта.

Ләкин кәрзин кибеткә әтисе белән килгән 2 яшьлек балага эләгә. Килгән ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы аны хастаханәгә озатырга мәҗбүр була. Бәрелүдән баланың маңгае җәрәхәтләнә.
Тәртип бозучы исерекне тоткарлаганнар. Хәзер тикшерү эше бара. Аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин, дип яза SearchNews.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса