Ирле-хатынлы Ногмановларны үле килеш тапканнар
Казанның 52 яшьлек рәссамы Искәндәр Ногманов һәм аның 54 яшьлек хатыны Наталья Франциядә 15 еллап яшәгәннәр.
Аларны Франциянең Дуэ шәһәрендә бикле фатирларында 1 августта үле килеш тапканнар. Фатирны полиция һәм янгын сүндерүчеләр ачкан. Гәүдәләр 10 көн тирәсе шулай яткан. Ир асылынган килеш, ә хатын караватта яткан хәлдә табылган. Полиция көч куллану билгеләре тапмаган, хәзер үз-үзләренә кул салу версиясе карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа