Иренең телефонындагы СМСны укыган хатын пычак белән ташланган
Өстәмә белем бирү учреждениесендә педагог булып эшләүче 43 яшьлек ханым ире ваннада булганда аның кәрәзле телефонын карарга була.
Һәм анда ул мәхәббәт сүзләре белән сугарылган хәбәрләргә тап була. Беркайда да эшләмәүче иренең аклануын Чаллыда яшәүче ханым тыңлап тормый, кулына пычак алып аңа берничә тапкыр кадый. Аннан соң ашыгыч медицина ярдәмен чакырта. Хәзер ханымга карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа