Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Ир йоклаган хатынына аткан

Гаиләләрдә була торган юк-бар ызгышларның күпчелеге исерткеч эчемлекләр аркасында килеп чыга.

Кичә Казанда күпкатлы йортның бер фатирында яшәүче өч кешедән торган гаиләдә дә тынычлык бозылган. Ана белән кыз аш бүлмәсендә ризык әзерләп маташканда, фатирга исерек хәлдә булган ир кайтып кергән. Бу хәлне күреп ярсып чыккан хатын-кыз сүзсез кала алмаган. Күпмедер вакыт ызгышканнан соң ул бүлмәсенә йокларга киткән. Ир хатыны тарафыннан әйтелгән сүзләрне оныта алмыйча, тартмасыннан револьвер алып йокы бүлмәсенә кергән һәм черем итеп ятучының аркасына аткан. Күрше бүлмәдәге кыз тавышлар ишетеп чыккан һәм үги әтисенең акылдан язганын күреп тиз арада полиция хезмәткәрләре белән ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса