Ир-атны арбалеттан атып үтергәннәр
Бу хәл яңа йортның бер фатирында булган.
35 яшьлек ир-ат билгеле бер көндә иптәше белән очрашу турында килешкән була. Тик көне килеп җиткәч, ул билгесез сәбәпләр буенча килми һәм элемтәгә чыкмый. Йөрәген борчу биләп алган иптәше, моңа битараф кала алмыйча, тиз арада аның фатирына барырга була.
Вакытны бушка уздырып, йодрыклап ишек шаку бернинди нәтиҗәләр бирмәгәч, тугры дус полиция хезмәткәрләрен чакыра. Ишекне ачып кергәч, алар арбалет угыннан үлгән ир-ат гәүдәсенә тап була.
Хәзерге вакытта "Үтерү" матдәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Вакыйга Чаллыда булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа