Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Иномарка ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәү аркасында кеше үлгән

Иномарка хуҗасы оператив хезмәт машинасына юл бирми торган арада аның пассажиры җәнҗал куптарган.

Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин хуҗа моны эшләргә ашыкмый, дип хәбәр итә «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы. Табиблар хуҗага мөрәҗәгать итүләренә карамастан, ул машинасын урында калдыра бирә. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир хатын-кыз фельдшерларга яный башлый, хәтта капотка да сикерә. Ярдәмгә ашыгучылар ЮХИДИ бүлегенә шалтыратып наряд чакыртырга мәҗбүр була. Шуннан соң гына җәнҗал куптаручылар вакыйга урынын ташлап кача. Нәтиҗәдә чакырылган адреска 3 минут эчендә килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машинасы 10 минут кадерле вакытын юкка сарыф итә. Бу арада ярдәм таләп ителгән 21 яшьлек егет җан тәслим кыла... Бу хәл Петропавловск-Камчатск шәһәрендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса