Реклама
Июнь аенда ике улын үтергән Александр Антоновны сөрген-колониягә җибәрү шарты белән 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Әмма Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кабул ителгән амнистия буенча суд аны җәзадан азат иткән иде.
63 яшьлек Александр Антоновның үле гәүдәсен хатыны кичә кич, 10 нарда табып ала. Ире аны эштән каршы алырга тиеш булса да, килми. Ханым фатирны ачып кергәндә ир канга баткан хәлдә була. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре Антоновның кайчы белән үзенә кул салуын һәм үлгән булуын ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+