Ике ир дусларын туган көнендә, кабер казытып, тереләй күмеп куйганнар
Волгоградта яшәүчене туган көнендә, үзенә кабер казытып, тереләй күмеп куйганнар.
"Блокнот Волгограда" сайты хәбәр итүенчә, 2016 елның 11 апрелендә Александр Булак белән Вячеслав Лямаев тагын бер танышлары белән спиртлы эчемлек белән кәеф-сафа корганнан соң, бәхәскә керәләр. Җинаятьчеләрнең берсе берничә тапкыр танышына сукканнан соң, пычак белән куркытып, подвалга төшерә. Булак белән Лямаев дусларын подвалда кабер казырга мәҗбүр итә.
Кабер әзер булгач, Булак берничә тапкыр корбанына пычак белән кадый һәм Лямаев белән икәүләп күмеп куялар.
Бераздан җинаятьчеләр кабергә күмелүченең телефоны булганлыгын исләренә төшереп, аны яңадан казыйлар. Әле җаны чыкмаган ирнең исән икәнлеген аңлагач, аңа тагын көрәк белән суккалап, телефоны юк икәнлеген күргәч, кабат күмеп куялар.
Хәзер әлеге җинаять эшен Волгоград суды тикшерә. Вәхшиләрне 20 еллык яки гомерлек төрмә көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia