Ике эшче тереләй күмелгән
Кичә кич белән ике эшче өч метр тирәнлектә кабель сузган вакытта ком белән күмелә.
Бу хәл Чаллыда 18/01 йорты тирәсендә була. Коткару эшләре барышында МЧС хезмәткәрләре белән кешеләр берсен табалар, әмма ул үлгән була инде. Икенчесен биш метр тирәнлектән табып алалар. Икесе дә исән түгел. Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара, дип хәбәр итә www.efir24.tv. Ирләргә 41 һәм 36 яшь була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа