Ике автомобильне яндырганнар
Бүген подъезд янында янәшә торучы берьюлы ике Mercedes автомобиле янган.
Казанның Зорге урамындагы бу хәлне иң беренче булып күршеләр күреп ала һәм шунда ук машина хуҗаларына хәбәр итәргә ашыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә машиналарның берсе тулысы белән янып беткән була, икенчесенең уң ягына нык зыян килә. Машиналарга ут төрткәннәр дип фаразлана. Аларны ремонтлап, кабаттан рәткә китерү мөмкин түгел икән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia