Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Хуҗасының башын чәйнәп өзгән

Һиндстанда бәйләп куелган килеш көне буе кояш астында калган дөя хуҗасына ташланган.

Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган.

Дөя йорт ишегалдында бәйләп куелган була һәм 43 градус эсселектә, кояш астында көне буе тора. Кунаклар белән мәш килеп йөргән хуҗа аны бәйдән ычкындырырга онытуын соң гына исенә төшерә һәм тизрәк ишегалдына ашыга. Дөянең янына килүе була, ул аңа ташлана һәм муеныннан тешләп, җиргә егып та сала. Әлеге хәлне күреп торучылар әйтүенчә, ярсыган хайван хуҗасын бер яктан икенчесенә селтәп кенә йөрткән. Ахыр чиктә башын да өзгән. Дөяне берничә сәгать тынычландыра алмыйча интеккәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса